"Алиш эзләреннән" исемле конференция

5 Мая 2017 Новости
"Алиш эзләреннән" исемле конференция

28 нче апрель көнне Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә «Алиш эзләреннән» исемле IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау кичәсе узды. Бу чара быел дүртенче тапкыр уза һәм анда катнашучылар саны артып кына калмый, аның географиясе дә киңәя. Конференциядә чит төбәкләрдән килгән укучыларның булуы, аның дәрәҗәсен күтәреп, дөнья киңлегенә алып чыга.

Гимназиябезнең 4в сыйныфы укучысы Акжигитова Җәмилә конференциядә катнашып 1 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды.

Җәмиләне һәм аның укытучысы Гыймадиева Диләрә Ширияздановнаны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!