Иҗади уңышларыбыз

28 Апреля 2018 Новости
Иҗади уңышларыбыз

27 апрельдә Абдулла Алиш исемендәге 20гимназиядә "Алиш эзләреннән" дип аталган V төбәкара фәнни- гамәли конференция булып узды. Биредә төрле төбәкләрдән килгән укучылар чыгыш ясады. Гимназиябезнең 6л сыйныфы укучысы Җиһангәрәева Таңсылу " Әкиятләрдән олы тормышка" секциясендә катнашып, 1 урынны яулады. Таңсылуны һәм аның укытучысы Зинәтуллина Чулпан Хәбировнаны җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!