Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек

25 Апреля 2018 Новости
Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек

16 мартта Идел буе районының “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган “Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек” исемендәге район шигырь бәйгесе булып узды. Гимназиябезнең 3Б сыйныфы укучысы Галиахметова Мәдинә “Габдулла Тукай шигырьләрен иң оста башкаручы” номинациясендә “Милләтчеләр” шигырен башкарып, 1 урынга лаек булды.

11 апрельдә Казанның А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда әлеге конкурсның шәһәр этабы   уздырылды. Мәдинә шул ук номинациядә катнашып, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.Мәдинәне һәм аның укытучысы Галәветдинова Гүзәлия Хәмитовнаны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.