Казан сандугачы – 2018

1 Марта 2018 Новости
Казан сандугачы – 2018 Казан сандугачы – 2018 Казан сандугачы – 2018
2018нче елның 11нче гыйнварында Вахитов районының  балалар иҗаты үзәгендә “Казан сандугачы” конкурсының район туры үткәрелде. Гимназиябезнең 3Б сыйныфы укучысы Ахметшина Алиса “Татар халык җыры – Соло” номинациясендә “Кәрия-Зәкәрия” җырын башкарып, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ә 31нче гыйнварда Казанның А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда әлеге конкурсның  шәһәр туры уздырылды. Алиса шул ук номинациядә катнашып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Алисаны һәм аның укытучылары Файзуллина Әминә Әнәс кызын, Галаветдинова Гүзәлия Хәмит кызын җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.