Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе

15 Апреля 2022 Новости
Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе
13 нче апрель көнне, Дәрвишләр бистәсендәге Балалар иҗат үзәгендә, Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды.
“Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм” дип аталган конференциядә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм аның иҗатын үз итеп килүче сәнгать әһелләре дә бар иде. Әлеге конференциядә безнең гимназиянең 9а нчы сыйныф укучысы Хасянова ЗөҺрә дә (Җитәкчесе:Гизатуллина Л.М.) катнашты, һәм “Р.Гаташ шигырьләрен башка телләргә тәрҗемә итү”номинациясендә III дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Афәрин, Зөһрә! Котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!