татар теленнән олимпиада

16 Февраля 2018 Новости
татар теленнән олимпиада

"Республика олимпиада үзәгендә" 6‒8 февраль көннәрендә рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең рус телле 4‒11 сыйныф укучылары арасында татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада республикабызның барлык муниципаль берәмлегеннән диярлек 135 бала катнашты. 60 укучы (21 муниципаль берәмлектән һәм Казаннан) җиңүче һәм призлы урын алучы исеменә лаек булды һәм аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.

Татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында гимназиябезнең 8в сыйныфы укучысы Гурбанова Айтен  призер исеменә лаек булды.

Айтенны һәм аның укытучысы Зинәтуллина Чулпан Хабировнаны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!